колы Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган. Шуңа да бу көннәрне мөселман өммәте дулкынлану белән каршы ала, мәҗлесләр үткәрә, салаватлар әйтә.
«Мәүлид» сүзе туу дип тәрҗемә ителә. Мәүлид көне – рабигүл әүвәл аеның уникенче көне. Ул көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган. Аның бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге.
Рабигуль-әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребез с.г.в.нең яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укыйлар, догалар кылалар. Мәүлид ае уңаеннан,
Ахун авылы мәчете эргәсендәге мәдрәсәда бүген хатын-кызлар советы белән берлектә дин юлында булган, Ислам динен хөрмәт иткән бер төркем апалар, җыелышып, аятлар укып, Салаватлар әйтеп, изге теләкләрен теләп дога кылдылар. Чара соңында Рәйсә һәм Шаймурат Жумагуловлар, аларның балалары салган корбан итеннән пешерелгән аштан авыз иттеләр. Чарада катнашучылар көче белән әзерләнгән табын бик күркәм, бай, җылы булды. Шушы мәҗлестә катнашкан һәркемгә иң изге теләкләрне җиткерәсем килә. Тәннәребез сихәтле, күңелләребез киң, илләребез тыныч булсын, Амин!
0:36